ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Чаллыда Туган илне саклаучыларның батырлыгы хөрмәтенә тантаналы чара булды

0

Чаллыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара булды. Һәлак булган геройларны искә алу һәм хәзерге вакытта хезмәт итүче хәрбиләргә рәхмәт белдерү өчен хәрбиләр, ветераннар, Әфганстандагы сугышта һәм локаль конфликтларда катнашучылар, һәлак булган солдатларның әниләре, студентлар һәм шәһәр халкы җыелды.

Илне саклаучыларның батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңге сакланачак, дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгышында. «Без җиңүчеләр буынының фидакарьлеге нәтиҗәсендә тыныч дөньяда яшибез. Аларның батырлыгы һәм ныклыгы безгә телебезне, мәдәниятебезне, илебезне саклап калырга мөмкинлек бирде. Бу батырлыкны оныту мөмкин түгел!» - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Аннан соң Ватан азатлыгы өчен һәлак булган геройларның мәңгелек истәлеген гәүдәләндерүче Мәңгелек утка чәчәкләр куелды.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителү чарага аерым әһәмият өсти. Быел бөтен ил буйлап патриотик рухны ныгытуга һәм Россиянең тынычлыгы һәм иминлеге сагында торучыларга хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән акцияләр уза, дип билгеләделәр шәһәр администрациясендә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллыда яшәүче ветеран Ватанны саклаучылар көнендә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.