ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә Ватанны саклаучылар көне белән видеокотлау урнаштырды.

«Якынлашып килүче бәйрәм белән, хәрбиләр! Сезне Җиңү белән көтәбез! Якташларыбыз, сезнең белән ихлас горурланабыз! Җиңүгә ышанабыз!» - дип яза ТР Рәисе, махсус операциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Видеоролик ике аудиториягә адресланган – Татарстанда яшәүче барлык кешеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга. Башта хәрбиләр республика халкын котлый, ә аннары хәрбиләрнең үзләрен котлаулар яңгырый.

Соңгы фраза («Барлык ир-атларны, барлык әтиләрне, хәзер биредә һәм кайчандыр биредә булганнарның барысын да Ватанны саклаучылар көне белән!») әлеге ике аудиторияне берләштерә. Мөрәҗәгатьнең йомгаклау өлешендәге сүзләрне активистлар әйтә.