Татарстанда көндез -6 градус салкын булуы көтелә
Бүген, 23 февральдә, Татарстанда уртача салкын һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем булу ихтималы аз.
Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан исүче җил фаразлана. Ул кайвакыт секундына 14 метрга кадәр көчәя (Казанда – секундына 13 метрга кадәр). Юлларда бозлавык хасил була.
Төнге салкыннардан соң (аязганда -23 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында һава -6, -11 градуска кадәр (ТР башкаласында -6, -8 градуска кадәр) җылына.
Моңарчы «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар – нормадан 3-6 градуска түбәнрәк температура була, дип хәбәр итте.