ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

Вильфанд мартта температура -10 градус һәм аннан да түбәнрәк булу ихтималы турында әйтте

0

Мартта температура -10..-13 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип саный Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Ул билгеләп үткәнчә, гыйнвар «бик нык җылы» булуга карамастан, 20 мартка кадәр салкын һава торышы – нормаль күренеш.

Шул ук вакытта Россиянең Европа өлешендә кар гадәттәгедән иртәрәк эреп бетәргә мөмкин, дип саный синоптик.

Элегрәк ул шулай ук Россиянең Европа өлешендә март башында температура нормадан 1-2 градуска югары була, дип фаразлаган иде.