Татарстанда буран, кар көртләре һәм 10 градуска кадәр салкын көтелә
Бүген, 15 февральдә, көньяк циклон йогынтысы сәбәпле Татарстанда салкын һәм шул ук вакытта карлы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика болытлы һава торышы саклана. Көндез төбәктә бераз һәм уртача кар яву көтелә. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, буран фаразлана.
Секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җил көндезге сәгатьләрдә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – секундына 13 метр). Юлларда бозлавык көтелә, тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда кар көртләре хасил була.
Татарстанда һава температурасы, төнге сәгатьләрдә -9..-14 градус булганнан соң, көндез -5..-10 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, синоптик Евгений Тишковец республика территориясендә мул кар яву турында кисәтте.