ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Түбәнкамалылар гашыйклар көнендә «алтын» туйларын билгеләп үтте

0

Түбән Каманың никахлашу сараенда 14 февральдә Лариса һәм Виктор Архиповларның «алтын» туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1975 елның 14 февралендә никахлаша. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«50 ел ир белән хатын бер-берсенә тугрылык, мәхәббәт һәм хөрмәт саклап бергә гомер итә. Аларның берлеге — ышаныч һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән ныклы гаилә үрнәге», — дип билгеләп үттеләр ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Архиповлар ике бала тәрбияләп үстерә, хәзер оныкларына куанып яшиләр. Ир белән хатынның гомуми хезмәт стажы 103 ел тәшкил итә.

«Архиповлар гаиләсе йөзү, чаңгы, тимераяк, скандинавия йөреше белән мавыга һәм бакчачылык белән шөгыльләнәләр, үз куллары белән матурлык тудыралар», — дип сөйләделәр ЗАГСта.