ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган чара булды

0

Тубыл шәһәрендә Себер-татар мәдәнияте үзәгендә «Үз халкыма гомеремне бирәм» дип исемләнгән чара булды. Ул Муса Җәлилгә багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада 15нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары (укытучылары Баниса Ниязова һәм Нурилә Шамратова), шулай ук шәһәр халкы катнашты.

Балалар һәм кунаклар бөек шагыйрьнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләрен укыды, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы хикәяләр белән уртаклашты.

Чарага үзәкнең «Нур» түгәрәгенә йөрүчеләр дә катнашты. Линар Исламов һәм Алсу Шәйдуллина шигырьләр укыды.