«Аулак өй – көрәш» проектының зона ярышлары Муса Җәлил иҗатына багышлана
17 февраль Әлмәт яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары арасында «Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының зона ярышлары оештырыла. Әдәби бәйгенең темасы - «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр».
«Әдәби ярышта Әлмәт шәһәренең «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиясе», Әлмәтнең «Яңа Нәдер урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Адымнар – Әлмәт күптелле гимназиясе» укучылары көч сынашачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га проектның оештыручысы Сәрия Закирова.
Аның әйтүенчә, төбәкара проектның программасы аулак өй милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала.
«Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», - диде Сәрия Закирова.
- Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.