Татарстанда Каюм Насыйри хезмәтләренең библиографиясен тәкъдим итәчәкләр
ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган библиографик күрсәткеч әзерләү эшен төгәлләделәр. Якын арада оештыручылар басманың «сигнал экземплярларын» тәкъдим итәргә планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин сөйләде.
Институтта билгеләп үтүләренчә, күрсәткеч нигезенә Мөхәммәт Гайнуллин (Мөхәммәт Гайнуллин – совет әдәбият белгече, 1944-1953, 1959-1961 елларда – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры – Т-и. иск.), Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре Рамил Исламов һәм башка тикшеренүчеләрнең хезмәтләре салынган. Күрсәткеч зур булмаса да (160 бит чамасы), биредә Каюм Насыйри хезмәтләренең һәм аның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы әдәбиятның иң тулы исемлеге бирелгән.
Шәйдуллин шулай ук Каюм Насыйри мирасының шактый зур өлеше әлегә кадәр заманча татар теленә тәрҗемә ителмәгән, шул сәбәпле аны киң аудитория өйрәнә алмый, дип ассызыклады.
«Аның төп максаты – татар телен үз терминнары, үз лексикасы белән баету иде. Ул яңа татар телен булдыру эшенә нигез салучыларның берсе», - дип йомгаклады сүзен «Татар-информ» әңгәмәдәше.