Путин махсус операциядә хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү механизмнарын яхшыртырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Саклану министрлыгына 1 апрельгә кадәр махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен яхшырту тәкъдимнәрен уйлап табарга кушты, дип яза ТАСС.
Саклану министрлыгы махсус операция бурычларын үтәгәндә хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү механизмын камилләштерү, шулай ук аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары турында тәкъдимнәр кертергә тиеш. Биремне үтәү өчен җаваплы итеп РФ саклану министры Андрей Белоусов билгеләнде, диелә 19 декабрьдә булган матбугат конференциясе нәтиҗәләре нигезендә чыгарылган йөкләмәләр исемлегендә.
Матбугат конференциясендә шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә мәгълүмат җиткерү һәм финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.