ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда 2025 елда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы артачак

0

2024 ел йомгаклары нигезендә, Татарстанда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 46 мең сумны тәшкил итә. 2025 елда да хезмәт хаклары арту көтелә, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

«2019 ел белән чагыштырсак, хезмәткәрләрнең кереме ике тапкырга арткан. 2025 елда да хезмәт хаклары арту көтелә – кимендә 15 процентка артачак. Хезмәт өчен түләүгә бүлеп бирелгән акчаларны һәм окладлар артуны исәпкә алганда, фараз шундый», - дип билгеләде ул.

Моннан тыш, 2020 елдан башлап яшьләргә эшкә урнашканда акчалата түләү бирелә. Ул белем дәрәҗәсенә карап 150 яки 300 мең сумны тәшкил итә. Мондый түләүгә урман профилендәге уку йортын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән башлап кимендә өч ел дәвамында профильле учреждениеләрдә эшләргә риза булган 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр дәгъва итә ала.

«2025 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән түләүләрне 300 һәм 500 мең сумга кадәр арттырырга, шулай ук ярдәм чарасы каралган белгечләрнең яшен 35 яшькә кадәр арттырырга планлаштырабыз», – диде Кузюров.