ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Әкият» курчак театрында Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әкияте буенча репетицияләр бара

0

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әкияте буенча репетицияләр бара.

«Бик үзенчәлекле, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы спектакль булырга тиеш. Чөнки бу чып-чын әкият, тылсым дөньясы, монда бик күп могҗиза, монда тирән фикер ята. Курчаклар төрле системалар белән идарә ителәчәк – марионеткалар да, таякчыклар белән идарә ителә торган курчаклар да булачак», ди Татарстаның атказанган артисты, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Дилүс Хуҗәхмәтов.

«11 таякчыклы курчак һәм 15 марионетка курчак әзерлибез. Шулар белән матур шәрыкъ әкияте чыгарабыз», ди театрның баш рәссамы Сергей Рябинин театрның спектакль турындагы видеоларында.

Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссамы – Сергей Рябинин.

Спектакль театрның Кече залында булачак.

Мәдәният министрлыгының Каюм Насыйриның тууына 200 еллыгына багышланган чаралар планы буенча, премьера 27 февральдә көтелә.