Миңнеханов Чаллыда торак комплекс ачуда катнашты
КАМАЗ эшчеләренә арендалы торак белән ярдәм итү программасының өченче сезонын башлап җибәрде. Бүген Чаллыда шул ук исемдәге торак комплексның алты йортының өчесен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул яңа фатир алучыларны котлады һәм демографияне арттырырга чакырды.
«Инде өченче ел рәттән КАМАЗ хезмәткәрләренә торак арендалау аша ярдәм итү программасын башлап җибәрә. Торак фонды белән автогигант арасындагы әлеге килешү – эшчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруда мөһим адым», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Миңнеханов әйтүенчә, ресурслар чикле булган шартларда мондый программа – чын ярдәм чарасы.
«Үз йортың, үз фатирың булу никадәр мөһим икәнен барыбыз да аңлыйбыз. Мин төзүчеләргә һәм торак фонды хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук Сергей Анатольевичка (Когогинга – Т-и. иск.) сүзендә нык торуы һәм профессиональлеге өчен рәхмәт. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә без кешеләр өчен шундый мөһим программаны үстерүне дәвам итәбез», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КАМАЗ – стратегик предприятие, һәм торак мәсьәләсен хәл итмичә, кадрлар проблемасын да хәл итеп булмый.
«Минем теләгем – балалар күбрәк булсын. Бу фатирлар безнең хезмәткәрләрне тәэмин итеп кенә калмаячак, аларның гаиләләренә иртәгәсе көнгә ышаныч бирәчәк. Бу, үз чиратында, демографик вәзгыятькә уңай тәэсир итәчәк. Кешеләр киләчәгенә ышана, балалар планлаштыра һәм таба алачак. Барыгызны да бу зур вакыйга белән котлыйм, бу тормыш бәйрәме», - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.