ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан мәгърифәтче турында беренче энциклопедия чыга

0

Татарстанда күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган тарихта беренче иллюстрацияле шәхси энциклопедия булдыру эше төгәлләнү стадиясендә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Энциклопедистика үзәге мөдире Рафаил Шәйдуллин сөйләде.

Институт вәкиле сүзләренчә, барлык мәкаләләр диярлек язылган, хәзерге вакытта редакторлау, корректорлау һәм иллюстрацияләү эшләре алып барыла. 500гә якын биттән торган энциклопедия март аенда нәшер ителәчәк, дип көтелә.

«Энциклопедия төзү эшен башлаганда, мин Каюм Насыйриның шулкадәр күпкырлы кеше икәнен күз алдына да китерми идем. Шулай ук аның бик күп хезмәтләре бүгенге көнгә кадәр заманча татар теленә тәрҗемә ителмәгәнен белми идем», – дип уртаклашты мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Шәйдуллин әйтүенчә, төп кыенлык Насыйриның хезмәтләре моңарчы җентекләп системага салынмауда. Энциклопедияне аңлаешлы итү өчен, энциклопедистика үзәгендә аның хезмәтләренә аннотацияләр язалар, арифметика, астрономия, биология, медицина һәм башка тармакларда күзәтү мәкаләләре әзерлиләр.

«Насыйриның календарьлары да бар. Анда төрле белем тармакларына һәм көндәлек практикага багышланган бик күп мәкаләләр. Безнең күзәтү мәкаләләре бу материалларны берләштерергә ярдәм итә. Әгәр моны эшләмәсәң, материаллар өзек-өзек һәм аерым-аерым булачак. Бер сер әйтимме? Сезнең, мөгаен, «Габдулла Тукай» энциклопедиясен күргәнегез бардыр? Аны 25 ел буе эшләгәннәр. Ә Каюм Насыйри энциклопедиясен без ел ярымнан азрак язабыз», – диде Рафаил Шәйдуллин.

Энциклопедиядә 600дән артык мәкалә, шул исәптән Каюм Насыйриның 40тан артык хезмәтенә һәм 24 календаренә аннотацияләр булачак.

Энциклопедия мәгърифәтченең 200 еллыгына багышлана. Бу дата быел билгеләп үтелә. Энциклопедия Каюм Насыйри мирасын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертер, дигән өмет белдерәләр институтта.