Рөстәм Миңнеханов Чаллыда техника күргәзмәсен карады
Бүген Чаллыда уникаль күргәзмә – шәһәрдә җитештерелә торган машиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Техниканы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады, ул автошәһәргә эш сәфәре белән килде.
Кунакларны беренче булып меценат Рөстәм Гатинның кыр кухнясы каршы алды. Ул инде ике ел ярым Лисичанск халкын кайнар төшке ашлар белән тәэмин итә. Бу вакыт дәвамында барлыгы 4 миллионнан артык порция әзерләнгән – бу гаҗәеп нәтиҗә.
Күргәзмәдә кызыклы экспонатлар күп иде: «Блазар» компаниясе яшерен броньлы автомобиль тәкъдим итте. Машина бик зур йөкләнешкә дә чыдый.
«Ремдизель» исә сакланган санитария автомобиле – иң экстремаль шартларда да эшләргә сәләтле тактик медицина транспортеры белән таң калдырды.
«Русак» теләсә нинди юлларда, шул исәптән кар, сазлык, ком һәм тундрада йөри ала торган машина тәкъдим итте.
Әлеге машиналар – иң катлаулы ситуацияләрдә чын ярдәмчеләр.
Чаллының Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.