ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Саба урманчылары махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын белән ярдәм иткән

0

Саба урманчылары алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов хәбәр итә.

«Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Хаҗи Фәйзерахманов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, коллектив 2024 елда нәтиҗәле эшләгән.

«Урманнар 2334,8 гектарда утыртылды. Бу эш бигрәк тә ерганаклар, ерымнар, авыл хуҗалыгы өчен уңайсыз җирләрдә алып барылды, 1401,5 гектарда саклаучы урман утыртмалары булдырылды. Товар продукциясе җитештерү 925 миллион сум тәшкил итте. Агач материаллары 74,8 мең кубометр күләмендә чыгарылды. Агымдагы елда башлаган төзелешләрне төгәлләү, Мишәбәш, Ленин, Сабабаш урманчылыкларында ремонт алып бару бурычы тора. Россия Федерациясе урман фондына кергән җирләрдә урманнарны саклау, яңарту эшләрен 31 процентка арттыру планлаштырыла», – диде директор.

Урманчылар үзләренә яшь алмаш әзерләү турында да кайгырта. «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында 250 укучы шөгыльләнә. Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан кәрзин үрү һәм кашыкларга бизәк төшерү (барысы 24 бала) түгәрәкләре эшли. Дендрология бакчасына ел әйләнәсендә экскурсияләр оештырыла.

2024 елда Республика Рәисе карары нигезендә Саба урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның 299 гаиләсенә ярдәм итеп 1492 кубометр утын биргән.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышында да тармакның киләчәгенә зур урын бирелде. «Беренчедән, бүгенге чарада катнашучы өлкәннәребезгә зур рәхмәт. Сез башлаган эшне хәзерге буын дәвам итә һәм үзенә алмаш әзерләү мәсьәләсен дә онытмый. Яшьләрдә урманчы хезмәтен ярату тәрбияләү өлкәсендә эшли. 2024 елдагы уңышлары турында әйтеп кителде. Ирешелгәннәр белән тынычланмаска кирәк. Гамәлдәге программалар нигезендә эшне алып бармасак, алга китеш булмый. Яңа технологияләр кермәсә дә, сез артта калачаксыз. Яңалыкка һәрвакыт омтылырга кирәк», – диде ул.

Урман хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районының Мактау Грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ветераннар, лаеклы ялга китүчеләр тәбрикләнде. Утыздан артык кешегә урман хуҗалыгы өлкәсендә «Иң яхшы һөнәр иясе» исеме бирелде.