ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бакуда Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр

0

14 февральдә Бакуда күренекле татар фикер иясе һәм этнограф Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган халыкара фәнни-гамәли семинар узачак. Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе Тарих һәм этнология институтының «Төрки халыклар тарихы һәм этнологиясе бүлеге» тарафыннан Казан федераль университеты «Каюм Насыйри институты»ның Баку мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә оештырыла. Модератор булып профессор, тарих фәннәре докторы, этнограф, этнолог Гөллү Йологлу чыгыш ясаячак, спикерлар арасында — тарих һәм этнология өлкәсендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләр һәм экспертлар үзләренең фәнни эзләнүләрен тәкъдим итәчәк.

  • 13-14 февральдә Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Каюм Насыйри – галим, педагог, мәгърифәтче» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.