Сурия Усманова: Бүгенге көндә якутларның 95 проценты үз телен белә
«Бүгенге көндә якутларның саны 500 меңгә якын. Шул ук вакытта 200 мең якутның, милли киемнәр киеп, меңнәрчә чакрым юллар үтеп, милли бәйрәмнәренә килгәннәренә бездә аптырыйлар һәм сокланалар.
Якутлар үзләренең рухларын саклады, төп проектлары гореф-гадәтләрне саклауга, милли аңны үстерүгә, тарихны белүгә юнәлдерелгән иде.
Бүгенге көндә якутларның 95 проценты үз телен белә. Без бит бер үк законнар нигезендә бер илдә яшибез…», – ди ул.
Сурия Усманованың түгәрәк өстәлдә әйткән фикерләрен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.
- Сурия Усманова телне саклау турында: «Бездә Якутиядәге эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде»