ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Альбина Шаһиморатова Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуровны искә алу кичәсендә чыгыш ясаячак

0

26 мартта Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуровны искә алу кичәсе була. Анда Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билетлар сатудан җыелган акча Казанның Анжела Вавилова исемендәге беренче балалар хосписына тапшырыла.

Кичәдә шулай ук күренекле сәнгать осталары, Россиянең Зур театры һәм Мәскәүнең «Яңа Опера» театры солистлары, музыкаль телевизион проектлар һәм дәрәҗәле халыкара конкурслар җиңүчеләре Марат Гали, Рузил Гатин, Венера Гыймадиева, Екатерина Воронцова, Эльмира Кәлимуллина, Евгения Красилова, Владимир Кудашев, Ильяс Невретдинов, Айдар Сәлахов һәм башкалар катнаша.

Хәйрия концертын Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.