ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Россиялеләргә мошенникларның куркыту һәм манипуляцияләү алымнары турында сөйләделәр

0

Россия Хөкүмәте комиссиясе якын арада интернетта мошенниклыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән төзәтмәләр пакетын караячак.

Яңа закон дәүләт органнары, кредит оешмалары, Үзәк банк, элемтә операторлары, социаль челтәрләр хуҗалары, товарлар һәм хезмәтләр агрегаторлары, белдерүләр урнаштыру сервисларына эш процессында коммуникация алып бару яки клиентлар белән аралашу өчен чит ил мессенджерларын куллануны тыюга юнәлдереләчәк.

Россия мессенджерларын исә әлеге оешмаларның хезмәткәрләре Идентификация һәм аутентификация бердәм системасы аша шәхесен раслаганнан соң кына куллана алачак.

Моннан тыш, тагын бер тәкъдим – оешмалардан, халыкара номерлардан һәм виртуаль автоматик телефон станцияләреннән башкарыла торган шалтыратуларны мәҗбүри рәвештә маркировкалау. Кулланучы телефонының экранында күрсәтелгән мәгълүмат ярдәмендә банк хезмәткәре шалтыратамы, мошенникмы икәнен аңлый алачак.

Мәгълүмати иминлек һәм IT-хокук буенча эксперт, RTM Group идарәчесе Евгений Царев «Радио 1» белән әңгәмәдә мошенниклар белән көрәшү — ул комплекслы бурыч, шуңа күрә әлеге мәсьәлә комплекслы рәвештә хәл ителергә тиеш, дип белдерде.

«Моңарчы без аерым чаралар кулланырга тырыша идек – алар эшкә комачаулый иде. Әмма нәтиҗәдә алардан җитәрлек дәрәҗәдә файда булмады. Хәзер мәсьәләне комплекслы рәаештә хәл итәргә омтылабыз. Ә әлеге чараларның һәрберсе аерым ничек эшләячәге әлегә билгеле түгел», - дип аңлатты белгеч.

Хәзерге вакытта мошенникларның төп өлеше Россия территориясендә түгел. Моңарчы алай булганы юк иде. Бу вәзгыятьне катлауландыра.

«Әгәр сезгә шалтыратсалар, һәм сезгә сөйләшү барышында нәрсә дә булса шикле булып тоела икән, трубканы куярга кирәк. Чөнки сезне алга таба куркыта һәм манипуляцияли башларга мөмкиннәр. Хәзер бу мошенниклар тавышны кабатлый алу белән катлауландырылды. Кеше алар белән никадәр озаграк сөйләшә, шулкадәр яхшырак һәм сыйфатлырак дипфейк һәм аудиофейк ясый алалар», — дип киңәш итте белгеч.

Әгәр сезне ниндидер ашыгыч гамәлләр кылырга мәҗбүр итәләр икән, пауза ясагыз, сулыш алыгыз, барысын да рәсми сайтлардан карап яңадан тикшерегез, диде эксперт.