Дума ана капиталын озайту турында закон проектын икенче укылышта кабул итүне хуплады
Дәүләт Думасының гаиләне саклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты парламент палатасына ана капиталы программасын 2030 ел ахырына кадәр озайту турындагы закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Искәртеп узабыз, РФ Хөкүмәте 2024 елның 19 декабрендә закон проектын Дәүләт Думасына каравына кертте. «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә өстәмә чаралар турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.