ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ирина Винер нәфис гимнастика буенча Россия җыелмасы баш тренеры вазифасыннан китте

0

Атказанган тренер Ирина Винер нәфис гимнастика буенча Россия җыелмасы баш тренеры вазифасыннан китүе турында игълан итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Нәфис гимнастика – ул минем тормышым һәм мин бу бик матур спорт төрен үстерүгә өлеш кертә алуым белән бәхетле. Шуңа да карамастан, мин нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы баш тренеры вазифасыннан китү турында карарга килдем. Бүген минем алда чемпионнар тәрбияләп кенә калмыйча, тупланган тәҗрибәне йолдызларның булачак буынын әзерләячәк тренерларга тапшыруга бәйле яңа, мөһим бурыч тора. Өстәвенә, укучыларымның күбесе инде үзләре танылган остаз булды. Бу безнең гимнастиканың традицияләрен сакларга һәм буыннан-буынга күчүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Винер.

Искәртеп узабыз, Ирина Винер 2001 елдан бирле нәфис гимнастика буенча Россия җыелмасы баш тренеры вазифасын биләде.