ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Марат Әхмәтов Татарстанда ит җитештерү турында: Безгә бу базарны алырга кирәк

0

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстанда ит җитештерүне арттырырга өндәде. Бу хакта депутат парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты утырышында белдерде.

«Бездә ит җитештерү потенциалы – 1 млн тонна. Ә без бу миллионның яртысын җитештерәбез. Безгә бу базарны үзебезгә алырга кирәк. Татарстанда якынча 3,5 млн гектар сөрү җирләре 2,5 млн тонна сөт һәм 1 миллион тонна ит җитештерү мөмкинлеге бирә. Менә бу юнәлешләрне үсеш планында карарга кирәк», - диде ул.

Әхмәтов мисал итеп Курск һәм Белгород өлкәләрен китерде. Аның сүзләренчә, бу чик буе территорияләре «дуңгыз һәм кош ите җитештерү буенча яхшы эшли». «Әмма аларның анда проблемалары күп, сәбәбен сез беләсез (махсус хәрби операция башланганнан соң бу төбәкләрдә җәелдерелгән хәрби гамәлләр – Т-и искәрмәсе). Безгә инициативаны үзебезгә алу бик мөһим», - диде депутат.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ит ярымфабрикатларының яңа производствосын булдыруны хуплаган иде.