Лилия Муллагалиева: «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруы 15-20 елдан соң бик кирәкле булачак
Татарстанның атказанган артисты, «Моя семья – Минем гаиләм» коммерцияле булмаган автоном оешманы гамәлгә куючы, «Әниемнең җылы кочагы» проекты авторы һәм продюсеры Лилия Муллагалиева «Әниемнең җылы кочагы» телевизион тапшыруының киләчәк буыннар өчен бик кыйммәтле проект булуын билгеләде. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Әниемнең җылы кочагы» проектына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.
- «Әниемнең җылы кочагы» – 2021 елдан «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында һәр атна саен күрсәтелеп баручы телевизион тапшыру.
«Кеше үз гомерендә төрле өлкәләрдә эшләү дәверендә күбрәк үзе турында сөйли, ә безнең халкыбызга хезмәт иткән шәхесләребезнең кайсы яктан, әти-әниләре кем булуы турында аерым бер язмалардан гына белеп була. Безнең тапшыруыбыз шәхеснең үзе турында сөйләүгә караганда, аның чыгышы, балачак хатирәләре, әти-әнисе, тәрбия һәм гаилә кыйммәтләре турында ачылып сөйләшә торган тапшыру», – ди ул.
Тапшыруның максаты – мөмкин кадәр күбрәк шундый шәхесләрне төшереп калдыру. «Сугыш чорларында үскән гап-гади авыл балалары үзләренең авыр тормышларын да шулкадәр татлы тормыш иттереп сөйлиләр. Бу әйберләр безнең балаларга кирәк булачак. Тапшыруның кыйммәте бүгенге көндә ачылып та бетмидер, әмма 15-20 елдан соң бу тапшырулар бик кирәкле булачак», – ди Лилия Муллагалиева.
Тапшыруның хронометражы – 48 минут. Элегрәк тапшыруда төрле өлкәгә караучы 4 герой тарихы сөйләнсә, хәзер бер тапшыруга 3 кенә геройны кертәләр. Тапшыруның авторлары әйтүенчә, бу һәрбер шәхеснең сүзләре, чыгышлары бик эчтәлекле булуы һәм аны кисергә теләмәү белән бәйле.
«Без Татарстан белән генә чикләнмибез, чит төбәкләр, республикалар, Мәскәү шәһәренә дә чыгабыз, чөнки тамырлары татар булган һәм татар дөньясына, милләтенә хезмәт иткән шәхесләребезне мөмкин кадәр күбрәк төшереп калдырырга тиешбез», – ди «Әниемнең җылы кочагы» проекты директоры Гөлнара Хафизова.
Тапшыруның геройлары арасында – Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, кардиохирург Ренат Акчурин, актер Камил Ларин да бар.
«Безнең тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелә. Шуңа күрә тапшыруның геройларын сайлаганда без, беренчедән, татарча матур сөйләм теле булган, икенчедән, бай һәм тетрәндергеч тарихы булган, тәрбия бирә алырлык кешеләрне сайларга тырыштык», – дип сөйләде проектның авторы.