ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Шамил Садыйков: Әдәби лилипутлар яңалыктан курыкканга, яңа буын иҗатчыларыннан да курка

0

Бүген, 11 февральдә, Милли китапханәнең MON мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби музыкаль тамаша узды. Ул «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучыларның бер ел дәвамында иҗат иткән эшләренә йомгак ясады. Тамаша Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм яшь иҗатчылар тарафыннан сәхнәләштерелде.

«Әдәбият дөньясы - ул хыялый бер мохит. Күргәнсездер, без бүген барыбыз шушы хыялга чумдык. Әгәр без киләчәгебез турында кайгыртабыз икән, нәкъ менә бүгенге кебек чаралар безгә бик кирәк. Ә инде шундый матур эшләр эшләнелә икән, димәк безнең телебезнең киләчәге дә якты булыр дип өметләнәм», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Фото: © Владимир Васильев

Чара барышында яшь иҗатчылар күп тапкыр «хыял», «хыялый» сүзенә мөрәҗәгать итте. Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җәмгыятенең урынбасары Илдар Миргалимов үз чыгышында, бу теманы дәвам итеп, татар әдәбиятына нәкъ менә хыялыйлар кирәклеге турында әйтте. «Ишеткәнсездер, бүген сәхнәдә иң еш яңгыраган сүз - хыял иде. Чыннан бүгенге прагматик, индивидуалистлар дөньясында безгә сезнең кебек хыялыйлар җитми. Шуңа күрә сез безгә бик кирәк. Ә без исә, үз чиратында, сезгә бу хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итәрбез», - диде Илдар Миргалимов.

Шулай ук Илдар Миргалимов бөек татар язучыларының барысы да үз юлын матбугатта башлаганын искә алды. «Быел безнең татар матбугаты түгәрәк дата билгеләп үтә. Нәкъ менә 120 ел элек Санкт-Петербургта «Нур» исемле беренче татар гәҗите чыга башлый. Безнең матбугат электән хәбәр тарату чарасы гына түгел, ул милли үзаңны саклау коралы да булган. Һәм бүген дә бу юл белән бару дәвам итә», - диде ул.

Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җыелган кунакларны сәламләп әдәбиятта «Гулливерлар һәм лилипутлар» теориясен искә алды. «Безнең Ркаил (Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла - ТИ) белән яраткан теориябез бар. Ул - әдәбиятта гулливерлар һәм лилипутлар теориясе. Әдәби лилипутлар яңалыктан курыкканга, яңа буын иҗатчыларыннан да курка. Чөнки яңа буын белән әдәбиятка гулливерлар килергә мөмкин. Ә алар килә икән, лилипутлар шунда ук югала. Сез бүген лилипутлар булсагыз да, яңа буын Гулливерларына булышырга кирәк», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Яңа исем» проекты кысаларында үз тәҗрибәсе белән бүлешкән остазларга рәхмәт белдерде һәм яшь иҗатчылар мөрәҗәгать иткән темаларның тар икәнен билгеләп үтте.

«Әдәбият - ул көрәш мәйданы. Анда гел яшел утлар янып, юлыңа ак җәймә сузылып ятмый. Көрәш ул - тормышны белү! Ул заманның бөтен борчуларын, бөтен гамен үз йөрәгең аша уздырып, аларны биткә иңдерү сәләте дә. Шулай ук бүгенге иҗатчыларның әсәрләрендә тема тарлыгы турында әйтәсем килә. Мәхәббәт, туган җир... Әлбәттә, яшь иҗатчы, тормыш тәҗрибәсе булмагач, бүтән темаларны күтәрә алмый. Ләкин күз алдыгызга китерегез - Һади Такташ нибары 17 яшендә язган шигырьләренә бөтен дөнья гамен сыйдырган фәлсәфә кертә. Шуңа күрә укырга кирәк. Классик әдәбиятны гына түгел, философияне дә, бигрәк тә философ булган шагыйрьләрне укырга кирәк», - диде Ркаил Зәйдулла.

«Яңа исем» проекты кураторы Гөлүсә Закирова иҗади мәктәп кысаларында Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырылып чыккан «Казансу» һәм «Чулман» альманахлары турындагы фикерләре белән бүлеште.

«Бу елны басылып чыккан ике альманахның, әлбәттә, үсәр урыннары бар . Чөнки безнең яза торган яшьләребез бихисап. Шунысы да бар хәзер тормыш ул бик актив, яшьләр бөтен проектларда катнашып җитешә алмый. Ләкин быел катнашкан 60 яшь иҗатчы остазлар ярдәме белән ике альманахка керерлек иҗат туплый алды дип уйлыйм», – дип белдерде ул.

Чара азагында «Яңа исем» проекты һәм «Казан Утлары» тарафыннан оештырылган «Оясында ни күрсә» әдәби бәйгесендә катнашкан барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

  • «Яңа исем» – 2024 елда «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияте тарафыннан тормышка ашырыла.