ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Милли китапханәдә «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс була

0

11 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Перформансны Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары әзерләгән. Тамаша «Яңа исем» проектында катнашкан яшь язучыларның әсәрләреннән тора. Кичәдә танылган каләм әһелләре белән беррәттән яшь авторлар үзләре дә катнашачак. Шул исәптән музыкант Айдар Абдрәхимов катнашыр, дип көтелә.

Чарада «Яңа исем» проектының актив яшь язучылары, шулай ук «Оясында ни күрсә» әдәби бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

Тамаша башланыр алдыннан танылган әдипләр белән очрашулар, автограф-селфи, каһвә-тайм, мәтрүшкәле чәй эчә-эчә фикер алышулар көтелә. Керү ирекле.

  • «Яңа исем» – 2024 елда «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.