ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Шәйхразиев Ерак Көнчыгыш Федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашты

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәрендә. Биредә Ерак Көнчыгыш Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләренең еллык җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Диләрә Мәликова, мөфти, Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Җамал хәзрәт Гарифуллин, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Ерак Көнчыгыштагы тулы вәкаләтле вәкиле, Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әхмәд хәзрәт Гарифуллин, Үзәкләштерелгән дини оешма – Приморье крае мөселманнары рухи җыены рәисе Рамил Килмөхәммәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары- аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов, Бурятия һәм Саха (Якутия) Республикалары, Забайкалье, Приморье һәм Хабаровск крайлары, Магадан һәм Сахалин өлкәләре татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Очрашуны Приморье крае «Туган ил» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Садретдинов алып барды.

Күркәм гадәт буенча чара Коръән укудан һәм сәламләү сүзләреннән башланды. Алга таба 2024 елда Татарстан Республикасының казанышлары турында видеоролик тәкъдим ителде.

Видеороликны караганнан соң сүз татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә бирелде. Аларның һәркайсы ирешелгән уңышлары турында үз фикерләрен әйттеләр һәм алдагы елга төп бурычларны һәм эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Чара Васил Шәйхразыевның йомгаклау сүзе белән тәмамлады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел татар дөньясы өчен «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан ителде. «2025 елга эш планы Бөек Җиңүгә багышланган чараларны үз эченә ала. Алар ай саен уздырылачак», – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

  • Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федерациясенең барлык федераль округларында, төрле шәһәр һәм районнарында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар уздыра.
  • Төрле елларда Ерак Көнчыгыш Федераль округындагы җыеннар Хабаровск (2018), Южно-Сахалинск (2019), Находка (2020), Якутск (2021), Комсомольск-на-Амуре (2022), Чита (2023) һәм Комсомольск-на-Амуре (2024) шәһәрләрендә үткәрелеп килде.