ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов Артемьев белән БРИКС биржасын Казанда урнаштыру перспективасы турында сөйләште

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы президенты Игорь Артемьев белән очрашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашу барышында Артемьев биржа эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм икътисадның стратегик тармакларында үтәкүренмәле бәя индикаторларын формалаштыру буенча дәүләт бурычларын үтәү турында сөйләде.

Алар хәзерге вакытта ислам дөньясы илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай алшартлар тудырылуын билгеләп үтте һәм мондый хезмәттәшлекнең, шул исәптән биржа сәүдәсе үсеше контекстында да әһәмиятен ассызыклады.

Очрашуның төп темаларының берсе БРИКС биржасын булдыру булды. Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин Казандагы XVI саммитта тиешле йөкләмә бирде. Миңнеханов һәм Артемьев Татарстан башкаласында БРИКС биржасы мәйданчыгын урнаштыру перспективалары турында фикер алышты.