Татарстанда 1 февральдән балалар пособиеләренең күләме артты
2025 елның 1 февраленнән Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 26,9 мең сумга кадәр артты. Бу хакта «Татар-информ»га интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
«Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене ата-аналарның берсе ала. Әгәр ата-ана икесе дә эшли икән, түләүне аларның берсе рәсмиләштерә. Әгәр икесе дә эшләмәсә, пособие билгеләнгән күләмдә түләнә. Инвалид яки 7 яшьтән өлкәнрәк балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен түләү һәр балага 205,8 мең сумга кадәр арткан. 2024 елда 23 мең гаилә бу пособиене барлыгы 580 млн сум күләмдә алды», - дип хәбәр итте ул.
1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособие бала карау буенча ялда булган яки бала күрсәтелгән яшькә җиткәнче эшкә чыккан кешеләргә түләнә.
«Пособие күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, ләкин билгеләнгән минимумнан ким түгел. 2025 елның 1 февраленнән аның минималь күләме 10 мең сум тәшкил итә, ә максималь — 53,7 мең сум. 2024 елда 50 меңгә якын гаилә 4,8 млрд сумлык пособие алды», - дип аңлатты Вафин.