Орехово-Зуево шәһәре мөселман җәмгыяте хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәре мөселман җәмгыяте махсус хәрби операция катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыйды. Мөселманнар алгы сызыктагы хәрбиләргә азык-төлек продуктлары, кием-салым һәм беренче кирәк-ярак әйберләр җибәрде, ә шәһәр гимназиясе укучылары окоп шәмнәре ясады һәм хәрби хезмәткәрләргә җылы сүзләр язып хатлар юллады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Җәмгыятьнең рәисе Илдар Измайлов җитәкчелегендә җыелган йөк «Төньяк» хәрбиләренә тапшырылачак.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Төньяк» ошемасы турында сөйләгәннән соң, җәмгыять активистлары нәкъ менә әлеге бүлекчәгә ярдәм итәргә булды, дип сөйләде Илдар Измайлов.
Серпухов шәһәре мөселман җәмгыяте активистлары оешма рәисе Ярмамомед Сатылов җитәкчелегендә чираттагы гуманитар йөк партиясен җыйган һәм алгы сызыкка җибәргән. Гуманитар ярдәм составына җылылык саклый торган эчке кием, җылы оекбашлар, маскировка челтәрләре, инструментлар һәм беркетү элементлары кергән. Ярдәм 852нче мотоукчылар полкы солдатларына тапшырылган.