ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

2025 елга фитр сәдакасының күләме билгеле булды

0

2025 елда Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана. Уразаның беренче көне итеп 1 мартны, соңгы көне итеп 29 мартны санарга кирәк. Шәүвәл һәм Ураза бәйрәменең беренче көне 30 март була. Соңгы тәравих - 28 март. Мондый мәгълүматлар 4 февральдә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы утырышында кабул ителгән «Рамазан аенда ураза тоту (2025)» карарның 1/25 өлешендә хәбәр ителә.

2025 елга фитр сәдакасы күләме, дини бәяләмә буенча, 1/23 тәшкил итә. ул аз керемлеләр өчен 250 сум, уртача керемле кешеләр өчен 800 сум, байлар өчен 1300 сумнан башлана.

Фитр сәдакасының күләме хөрмә, арпа, бодай һәм йөзем кебек азык-төлек продуктларының уртача бәясеннән чыгып исәпләнә. 250 сум минималь һәм аны түләү мәҗбүри. 800 сум һәм 1300 сум түләргә тәкъдим ителә торган сумма. Кеше, әгәр тели икән, күбрәк түләргә хокуклы.

Җитди сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган фидия сәдакасы түли, аның минималь суммасы 400 сум тәшкил итә, әмма сумма, ашауга тотылган тәүлеклек уртача чыгымнарны карап, арттырылырга яки киметелергә мөмкин.

Мәҗбүри еллык зәкят чыгару буенча нисаб күләме 743 300 сум билгеләнгән.