Рамил Гали: Сергей Красиков — Татарстан фотосәнгате өчен күпне эшләде
Казанда Заманча сәнгать галереясендә Татарстан Фотографлар берлеге соучредителе, «Герой хатыны» һәм «Мисс Татарстан» кебек зур проектларның алыштыргысыз фотографы, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Красиковны искә алу кичәсе үтте. ТР Фотографлар берлегенең экс-рәисе, идарә әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали Красиковның фотосәнгать индустриясе өчен күпне эшләвен ассызыклады.
«Сергей Анатольевич белән «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова аша, редакциянең спорт бүлегендә танышуыбыз истә калган. Фотографлар берлеген гамәлгә куюда да хәлиткеч роль уйнады. Сергей Красиков — Татарстан фотосәнгате өчен күпне эшләде», — дип билгеләп үтте Рамил Гали.
Красиковны искә алу кичәсен үзе дә махсус хәрби операция офицерының тормыш иптәше булган, ТР Фотографлар берлеге рәисе, фотограф Виктория Шиһапова алып барды.
Шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты, ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге вәкиле Юлай Низаев та Красиковның башкарган эшләре хакында фикерен әйтте.
«Сергей Анатольевич — Татарстан фотоиндустриясе өчен генә түгел, ә Россия күләмендә дә күренекле шәхес булып балкыды. Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең хәләл җефетләрең сурәтләгән «Герой хатыны» фотокүргәзмә дә чын-чыннан изгелекле эш һәм ул дәвам итәргә тиеш! Алга таба да хөрмәтле коллегабыз рухына багышланган мондый хәтер һәм кадер кичәләре дәвам итәргә тиеш, дип саныйм. Оештыручыларга ихлас йөрәктән рәхмәт», — диде ул.
Хәтер кичәсе барышында «Герой хатыны» дип аталган фотокүргәзмә эшләде. Биредә каһарманнарыбызның тормыш иптәшләренең генә фотолары түгел, ә балаларының да фотосурәтләре урын алган иде. Чарада Красиковның якыннары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр катнашты.