ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечкә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,5 мәртәбә арткан

0

Татарстанда агросәнәгать комплексында яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр 2,5 мәртәбә арткан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2017 елдан башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 893 номерлы карары нигезендә авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләргә йөкләмә алган яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә.

Кадрларны авыл җирлекләрендә калдыру һәм авылга кайтучыларны алга таба үстерү өчен 2024 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә дәүләт ярдәмен арттыру проекты әзерләнгән иде.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән проект хупланды һәм республиканың АПК предприятиеләрендә эшкә урнашкан яшь белгечләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләрне 300 мең сумнан 750 мең сумга кадәр арттыру турында тиешле күрсәтмә кабул ителде. Әлеге ярдәм чарасы 2017 елдан бирле беренче тапкыр 2,5 мәртәбәгә артты. диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, югары уку йортлары студентларына (2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр) һәм махсус урта уку йортлары студентларына (1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) өстәмә рәвештә айлык стипендия күләмнәре арттырылды, шулай ук җитештерү практикасы узу чорына стипендияләр (югары уку йортларының 3-5 курс студентларына 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр) арттырылды.

Әлеге дәүләт ярдәме чаралары АПК кадрларын әзерләү системасын яхшыртырга һәм аграр белем статусын тиешле дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Күрсәтелгән түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарылачак.

Агымдагы елда шулай ук республика территориясендә «Агросәнәгать комплексында кадрлар» яңа федераль проектын («Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының бер өлеше) гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проектның төп бурычы - агросәнәгать комплексында кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү, диелә хәбәрдә.