Питрәч районы Көек авылында күп функцияле үзәк офисы ачарга телиләр
Питрәч районы Көек авылында күп функцияле үзәк офисы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
«Хәзерге вакытта авылда яшәүчеләрнең саны 50 меңнән артып китә, бу республиканың уртача шәһәрләре белән чагыштырырлык. Күп функцияле үзәкнең район филиалыннан 30 чакрым ераклыкта булуын исәпкә алып, халык кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен җирле дәүләт хезмәтләре офисын ачуга бик мохтаҗ», - дип белдерде Татарстан күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.
Ул республика вице-премьеры Роман Шәйхетдиновка бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итүен һәм Питрәч районы җитәкчелегенә Көек авылында уңайлы бина табарга кушуын сорап мөрәҗәгать итте.