ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда банан, дөге һәм кишер арзанайды

0

27 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстанда кайбер азык-төлек товарлары, шул исәптән кишер, банан һәм дөге бер проценттан артыкка арзанайды. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Аерым алганда, кишер 4,06 процентка арзанайды, бер килограммы 36,19 сумнан 33,63 сумга кадәр төште. Үз чиратында банан бәясе 3,61 процентка, бер килограммы 167,95 сумнан 161,76 сумга кадәр төште.

Шлифланган дөгенең килограммы 1,05 процентка, 109,34 сумнан 108,44 сум булды. Ә балалар өчен җиләк-җимеш консервлары 1,96 процентка арзанайды, аларның 1 килограммы 539,27 сумнан 528,80 сумга кадәр кимеде.

Шул ук вакытта кайбер продуктлар бер проценттан артыкка кыйммәтләнде. Шулай итеп, кәбестәнең бер килограммы 1,48 процентка арткан, 41,87 сумнан 42,49 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Кыярның 1 килограммы 1,18 процентка, 253,14 сумнан 256,08 сумга, ә помидорның 1 килограммы 1,03 процентка, 233,87 сумнан 236,11 сумга кадәр арткан.

Моннан тыш, ярым ысланган колбаса 1,10 процентка (1 килограммы өчен 590,34 сумнан 596,51 сум булган), маргарин 1,08 процентка (240,98 сумнан 243,45 сумга кадәр), балалар өчен яшелчә консервалары 1,40 процентка (667,57 сумнан 676,02 сумга кадәр), кара чәй 1,00 процентка (1061,78 сумнан 1072,71 сумга кадәр) һәм тары ярмасы 1,55 процентка (45,98 сумнан 46,77 сумга кадәр).