ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Путин мәктәптә укучының тәртибенә бәя кую-куймау мәсьәләсе хакында фикер алышырга кушты

0

РФ Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына мәктәптә укучының тәртибенә бәя кую-куймау мәсьәләсе хакында фикер алышырга кушты. Докладны 1 июльгә кадәр тәкъдим итәргә кирәк. Россия лидерының шул хактагы күрсәтмәсе Кремль сайтында урнаштырылган.

«Һөнәри һәм ата-аналар берләшмәләре белән гомуми белем бирү оешмаларында укучының тәртибенә бәя куюның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәләне тикшерергә», - диелә документта.

Путин шулай ук һөнәри берләшмә һәм ата-аналар белән укучыларның төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүенә уртача бәя кертергәме һәм югары уку йортларына кергәндә аларны исәпкә алыргамы-юкмы икәнен өйрәнергә кушты. Министрлар башкарылган эш турында докладны шулай ук 2025 елның 1 июленә кадәр тәкъдим итәргә тиеш.

Күрсәтмәнең үтәлеше өчен РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин, Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, ил вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Кеше хокуклары советы башлыгы Валерий Фадеев, балалар омбудсмены Мария Львова-Белова һәм Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин җаваплы.

Элегрәк Путин 2025 елда инфляцияне киметүгә ирешергә кушкан иде. Сүз уңаеннан, күптән түгел Мишустин белдергәнчә, инфляция халыкның керемнәрен киметә алмаган, кешеләр күбрәк алган.