Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операциядәге солдатларга посылкалар җибәрде
«Тимер» батальоны солдатлары үтенече буенча, Чаллы мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җибәрде. Ярдәм Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тарафыннан оештырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Аның җитәкчелегендә мәхәллә халкы һәм битараф булмаган кешеләр 360 банка хәләл тушенка, җылы киемнәр, оекбашлар, юрганнар, пледлар, ике келәм, дога китаплары, сохари, тәм-томнар һәм бер чиләк бал туплады. Мөхтәсибәт җитәкчелеге әлеге игелекле акциядә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Моннан тыш, 8 февральдә Чаллы шәһәренең «Нур-Ихлас» мәчетендә Коръән ашы оештырылачак, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләре һәм якыннарын югалтучылар белән очрашу узачак. Хәзрәтләр Коръән укып дога кылачак, нәсыйхәтләрен җиткерәчәк.
Фотосурәтләр: Чаллы мөхтәсибәте.