ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мордовиянең Кырви авылында гармунчылары бәйгесе булды

0

Кырвидә район гармунчылары ярышты, дип яза Мордовиянең «Юлдаш» газетасы.

Ләмберә районы Кривозерье авыл клубында тулы аншлаг белән «Уйнагыз, гармунчылар!» конкурсы үтте. Конкурс программасында Ләмберә, Кырви-Кривозерье, Татар Тавласы, Пензятка, Берсеневка, Александровка, Николаевка авылларыннан артистлар катнашты.

Кырви авылыннан конкурста кат-кат катнашкан Касыйм Кәримов, Татар Тавласыннан Рафаэль Файзуллов, Берсеневкадан Зыя Максутов һәм башкалар чыгыш ясаган. Гармунчыларга махсус номинацияләрдә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.