Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операция геройларын бүләкләделәр
Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм махсус хәрби операция геройларын бүләкләделәр. Ватанны саклаучылар елын ачу уңаеннан чараны Яшьләр сараенда уздырдылар. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
— 2025 ел — Бөек Җиңүнең сиксән еллыгы. Без Ватаныбыз, тыныч күк йөзе хакына гомерләрен биргән һәркемне искә алабыз, — дип билгеләп үтте Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров. — Ватанны саклаучылар елы — календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм милли патриотизм символы. Бүген яңадан Россия чикләрен саклауга йөрәк кушуы, хезмәт бурычы буенча илебезне саклаучы сугышчылар, солдатлар һәм офицерлар басты. Хәрби хезмәткәрләр үзләренең ышанычлы тылы булуын белә. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итәбез, гуманитар йөкләр җыябыз, алгы сызыкка җибәрәбез. Безнең яшьләр — лаеклы варислар һәм данлы традицияләрне дәвам итүчеләр.
Бүләкләү тантанасы чараның мөһим өлеше булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален Камил Солтановка һәм тыл хезмәтчәне Сәгыйдә Минбаевага тапшырдылар. Россия Президенты карары нигезендә Ватанны һәм РФнең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков медале белән кече сержант Руслан Минһаҗев бүләкләнде.
ТР Хәрби комиссариатының аттестация комиссиясе карары белән хәрби хәрәкәтләр ветераны итеп махсус хәрби операциядә катнашучысы, Бөгелмә кадет интернат-мәктәбенең офицер-тәрбиячесе рядовой Андрей Биксин танылды. РФ саклану министры боерыгы белән запастагы капитан Василий Матвеевка, РФдә һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясенең Бөгелмә үзәгенең җитәкче урынбасарына чираттагы майор хәрби исеме бирелде.
РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәне һәм даими гуманитар ярдәме өчен «махсус хәрби операциягә ярдәм иткәне өчен» медале белән «ГКС» җитештерү предприятиесенең Бөгелмә филиалы директоры Альберт Кәримов бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасыннан соң чараны лазертаг буенча чемпионат дәвам итте — динамик хәрбиләштерелгән уен. Анда җирле мәктәпләр һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре — барлыгы сигез команда катнашты.
Яшьләр сарае бинасы янында да бу көнне кыр кухнясы эшләде. Бөгелмәлеләрне ботка һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мәйданчыкны ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик сакчылары «Чик сакчылары берлеге» иҗтимагый оешмасы оештырды. Моннан тыш, чарага килүчеләр өчен робот техникасы, хәрби атрибутика күргәзмәсе һәм «Форпост» патриотик үзәгеннән автомат җыю-сүтү буенча мастер-класс уздырылды.