Татарстанда -18 градуска кадәр салкын фаразлана
Җомга көнне, 7 февральдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, бу көнне җил көнчыгыш, төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.
Иртән температура -9..-14, аязганда -18 градус була.
Әмма көндез алай ук салкын булмаячак. Термометр баганалары -3 ..-8 градус күрсәтәчәк.
Шул ук вакытта юлларда бозлавык булуы ихтимал.