Рөстәм Миңнеханов «Казаныш»та катнашучыларны KazanForum 2025 икътисади форумына чакырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда барысын да 15-16 майда ТР башкаласында узачак XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук һәммәсен дә «Ребус» Халыкара форумында катнашырга чакырды. Аның сүзләренчә, ике чарада да шул исәптән архитектура, шәһәр төзелеше һәм тулаем алганда төзелеш тармагын үстерүгә бәйле мәсьәләләр каралачак.
ТР Рәисе «Казаныш» форумында катнашучыларга һәм кунакларга нәтиҗәле эш һәм Татарстанда вакытларын күңелле итеп үткәрүләрен теләде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сессия барышында Камал театрының яңа бинасы («Казаныш» форумы шунда уза) авторларыннан берсе булган Wowhaus архитектура бюросы партнеры Олег Шапироны бүләкләде. Аңа архитектура өлкәсендәге хезмәтләре һәм Татарстан Республикасының социаль әһәмияткә ия объектларын проектлауга зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган архитекторы дигән мактаулы исем бирелде.