ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

0

2025 елда «Бәллүр компас» илкүләм премиясе унөченче тапкыр тапшырылачак. Гаризалар 10 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.

Фән һәм мәдәният, экспедиция һәм агарту эшчәнлеге, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау, популярлаштыру өлкәсендәге казанышлар һәм уникаль проектларның авторлары бәллүр һәм көмеш сыннар иясе булачак.

Җиңүчеләр «Фәнни казаныш», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Мәгариф», «Иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы проекты, медиапроект», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Басма», «Иң яхшы төбәк проекты», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» һәм «Сәнәгать предприятиеләре, бизнесның иң яхшы экология проекты» кебек ун номинациядә билгеләнәчәк.

Гариза калдыру өчен илкүләм премиянең рәсми сайтында (www.rus-compass.ru) теркәү формасын чыгартып алырга һәм тутырылган теркәү формасын электрон материаллар белән бергә түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: premiya.compass@mail.ru.

Бәйге турында тагын да төгәлрәк мәгълүмат белән вакыйганың рәсми сайтында (www.rus-compass.ru) танышырга мөмкин. Элемтәгә керү өчен премиянең оештыру комитеты телефоны:8 (800) 700-18-45, электрон почта: premiya.compass@mail.ru.