ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Белгеч пенсионерлар автомобиль салымын түләүдән азат ителә торган очракны аңлатты

0

Россия пенсионерлары, автомобиль двигателенең егәрлеге 150 ат көченнән артмаса, транспорт салымын түләүдән азат ителә ала. РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин шулай дип белдерде. Бу хакта News.ru порталы хәбәр итә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, әлеге ташлама илнең күпчелек төбәкләрендә гамәлдә булса да, конкрет шартлар Федерация субъектлары дәрәҗәсендә билгеләнә.

«Төбәк хакимиятләре ташламаларның күләмен яки аларның булмавын мөстәкыйль рәвештә билгели. Әмма Россиянең күпчелек төбәкләрендә пенсионерлар автомобильнең егәрлеге 150 ат көченнән артмаса транспорт салымы түләүдән азат ителүгә яки аны түләү буенча зур ташламага исәп тота алачак», - дип ачыклык кертте Чаплин.

Элегрәк Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб пенсия яшен күтәрү халыкның картаюы белән бәйле гомуми тенденция дип белдергән иде. Аны киметү мөмкинлеге яңа салымнар кертү һәм актив роботлаштыру шартларында гына карала ала, дип фаразлады ул.