«Апуш» театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклын яңартып чыгара
Каюм Насыйриның 200 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә «Апуш» татар балалар театр студиясе күренекле мәгърифәтченең мирасын яңарта – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә. Спектакль 7 һәм 24 февраль көннәрендә 16:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтелә.
«Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча «Әбүгалисина» спектакленең премьерасы 2023 ел башында булган иде. Бу юлы мюзикл яңа сулышта сәхнәләштереләчәк: Әбүгалисина, Хәлвәфруш, Гөлчәһрә, патшабикә рольләрен яңа состав башкара. Шулай ук спектакльдә студиягә йөрүче барлык 39 шәкерт тә, шул исәптән яңа килеп кушылган укучылар да катнаша», дип хәбәр итә студиянең матбугат үзәге.
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле укытучысы Гүзәл Шакирова, «ШАЯН ТВ» телеканалының музыкаль мөхәррире, вокал укытучысы Наилә Закирова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.
Спектакльнең инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, музыкасын Зөлфәт Вәлиуллин, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Спектакльнең режиссеры – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.