ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Дәүләт Думасында балаларга эзотерика белән бәйле товарлар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр

0

Россиядә балигъ булмаганнарга эзотерик товарлар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Борис Чернышов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановка шул хакта мөрәҗәгать юллаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, инициатива балаларны эзотерика белән мавыгудан килгән потенциаль зыяннан яклауга юнәлдерелгән. Идея авторы сүзләренчә, соңгысы еш кына мошенникларның актив кәсебе өлкәсенә һәм гражданнарның психик һәм физик сәламәтлеге өчен реаль куркыныч чыганагына әверелә.

Дәүләт Думасы вице-спикеры мәгълүматы буенча, 2024 елда эзотерика товарларына ихтыяҗ 34 процентка арткан, ул вакытта җыелманың уртача бәясе 9,4 мең сум тәшкил иткән. Аерым алганда, пыяла шарлар сату 146 процентка, шаман бубеннары 95 процентка, вуду курчаклары 66 процентка арткан. Тулаем алганда эзотерика хезмәтләре базары күләме 2,4 трлн сумга җиткән, бу психологик хезмәтләр базарыннан 19 тапкырга артык.

«<...> эзотерика мавыгу гына түгел, ә мошенниклар тарафыннан актив кулланыла торган манипуляция инструментына әверелә. Бу психикасы әле формалашмаган һәм йогынтыга җиңел бирелә торган балалар һәм яшүсмерләр өчен аеруча куркыныч тудыра», – дип аңлатты Чернышов, һәм кешеләр шарлатаннарга ышанып, акчаларын, сәламәтлекләрен һәм хәтта гомерләрен дә югалта, дип өстәде.

Элегрәк Дәүләт Думасында тарологлар хезмәтләре рекламасын тыярга чакырдылар. Социаль сораштыру барышында бу идеяне яклап казанлыларның 70 проценттан артыгы үз фикерен белдерде.