Роскосмосны Юрий Борисов урынына Дмитрий Баканов җитәкләде
Юрий Борисов космик эшчәнлек буенча «Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры вазифасыннан азат ителде. Аның урынына дәүләт корпорациясен Дмитрий Баканов җитәкләде.
Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.
Юрий Борисов Роскосмос белән 2022 елның 15 июленнән җитәкчелек итте. Моңа кадәр ул дүрт ел РФ вице-премьеры булып эшләде, оборона-сәнәгать комплексы мәсьәләләре белән җитәкчелек итте.
Дмитрий Владимирович Баканов 2012 елдан 2019 елга кадәр Роскосмосның элемтә, тапшырулар һәм ретрансляция системалары буенча бердәм операторы – «Гонец» спутник системасы» АҖ президенты булды. 2019 елдан 2021 елга кадәр РФ Транспорт министрлыгының Цифрлы үсеш департаменты директоры булып эшләгән. Берникадәр вакыт «Россия Почтасы» компанияләр төркеменә керә торган почта логистикасы компаниясе җитәкчесе урынын биләгән. 2022 елның апреленнән РФ транспорт министры урынбасары була.