ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнехановка «Казаныш» форумында Казанның яңа девелопер проектларын тәкъдим иттеләр

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында оештырылган күргәзмәне карады. Чара Кабан күле буендагы Камал театрының яңа бинасында уза.

Биредә үз проектларын Казанда яңа торак комплекслар төзүче девелоперлар тәкъдим итте. Аерым алганда, СМУ-88 компаниясе инфраструктурада акыллы интеллект куллануны, «КамаСтройИнвест», «Самолет», ПИК һәм Glorax төзелә торган йортларның миниатюр модельләрен күрсәтте.

Моннан тыш, күргәзмәдә ишегалды һәм парк территорияләре өчен җиһазлар куелган. Татарстанның һәм Россиянең архитектура-төзелеш юнәлешләре булган әйдәп баручы югары уку йортлары үзләренең потенциалын стендларда күрсәтте.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар озата йөрде.

«Казаныш» форумы 6 февральдән 8 февральгә кадәр Камал исемендәге театрның яңа бинасында уза. Чара узган елгы БРИКС саммитының архитектура дәвамы булып тора. Вакыйгага 400гә якын спикер чакырганнар, аларның чиреге – чит ил кешеләре. «Төрлелек бердәмлеге» тематик программасы 115тән артык чарадан тора.