ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Хәрбинең тормыш иптәше Россия Дәүләт Думасы депутатына рәхмәт әйтер өчен килгән

0

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Зәйдә халыкны шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Депутатка рәхмәт әйтергә Татьяна Шумкова килгән. Аның тормыш иптәше Максимның махсус хәрби операциядә аягы яраланган. Аларга Мәскәүнең Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгендә дәваланырга Олег Викторович ярдәм иткән.

«Яралары җитди булу сәбәпле, башка госпитальләр үзләренә шундый җаваплылыкны алырга курыкты. Әгәр дә Мәскәү безне кабул итмәсә, белмим нәрсә булыр иде. Иремнең аягын саклап калу өчен Мәскәү табиблары зур көч куйды. Олег Викторовичка безгә ярдәм кулы сузуы өчен рәхмәт әйтергә килдем. Реабилитация арасында ирем өйгә кайтып ял итә. Әгәр дә бүген ул монда булса, без аның белән бергә депутатыбызга рәхмәт әйтергә килгән булыр идек», — ди Татьяна.

Максим Николаевич 2023 елның 6 декабрендә яралана. Бүгенге көндә Казанда реабилитация уза, аңа тагын бер операция ясаячаклар.

«Район башлыгы Разиф Галиевич миңа бу егеткә ашыгыч төстә операция ясауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мин Мәскәүнең Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәге баш табибына чыктым. Ул ашыгыч төстә җавап бирде. Шундый очраклар була, депутат статусы проблемалы мәсьәләне оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә. Монда Ватан өчен кан койган кеше язмышы. Ул герой! Аны башка медицина учреждениеләре алырга теләмәгән түгел, ә яраның катлаулы булуы белән бәйле бу. Бурденко үзәгендә моны уңышлы хәл иттеләр. Алда озакка сузылган реабилитация көтә. Әгәр дә алга таба да ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итегез, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын. Алар анда, без монда аларны саклыйбыз», — диде Олег Морозов.