ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Орехово-Зуево шәһәре мөселман җәмгыяте хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыйды

0

Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәре мөселман җәмгыяте махсус хәрби операция катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыйды. Йөкне мөселман җәмгыяте рәисе Илдар Измайлов җитәкчелегендә формалаштырганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

«2024 ел азагында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәм, алар янына даими сәфәрләр турында сөйләде. Киләсе сәфәрен планлаштыру турында белгәч, без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә булдык. Посылкаларыбыз егетләрнең кулына тапшырылачагын беләбез», - диде Илдар Измайлов.

Якын арада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе махсус операция зонасына чираттагы сәфәргә чыга. Мөселман җәмгыяте җыйган гуманитар йөкне «Төньяк» группировкасы хәрби хезмәткәрләренә тапшырачаклар, диелә хәбәрдә.

Орехово-Зуево мөселманнары хәрбиләргә томалап әзерләнгән ит (тушенка), өйдә пешерелгән пылау, хөрмә җимеше җибәрде. Моннан тыш, мәчеткә йөрүче хатын-кызлар егетләргә җылы оекбашлар бәйләгән, ә шәһәрнең гимназия укучылары окоп шәмнәре ясаган һәм хәрбиләргә җылы сүзләр белән хатлар язган.

Шулай ук «Мәрхәмәт» дини оешмасы вәкилләре – абыйлы-энеле Хуҗиннар Равил Әхмәтшин аша даими рәвештә «Төньяк» группировкасы хәрби хезмәткәрләренә беренче кирәк-ярак әйберләр җибәрә, диелә хәбәрдә.