Кукмара районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте
Татарстанның Кукмара районы Аш-Буҗи авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү өчен берләште. Алар солдатларга ярдәм җыя һәм маскировка челтәрләре үрә. Ә Рамазан ае алдыннан өй токмачы әзерләделәр.
Аш-Буҗи авылы клубы мөдире Рафия Хаҗиева авыл хаклының бик бердәм булуын әйтте. «Алар эшкә шатланып тотына. Башта, әлбәттә, бу эшкә керешергә куркып торганнар иде, әмма юкка булып чыкты. Маскировка челтәрләре үрү өчен – 30, ә өй токмачы әзерләү өчен 36 хатын-кыз җыелды», - дип искәртте ул.
Авылда яшәүчеләр быелның башыннан ук шефлык ярдәме әзерләү процессына актив кушылган: бергәләп 9 маскировка челтәре үргәннәр, хәрбиләр өчен берничә тартма әйбер җыйганнар һәм биш литрлы 10 чиләк белән токмач җибәргәннәр.
«Мондый эш өчен без һәрчак вакыт табабыз. Боларның һәммәсе безнең хәрбиләр өчен бит. Аларның барысы да илебезне яклап көрәшә», - дип аңлатты үз мотивациясен авылда яшәүче Айгөл Шәрипова.
Бу юлы хатын-кызлар Рамазан ае уңаеннан өй токмачы әзерләргә булган.
«Бездә ел саен ифтарлар үткәрелә. Теләгән һәркем безгә ярдәм күрсәтә ала. Узган елларда без гомуми төркемгә яза, кешеләрнең токмач әзерләүләрен сорый идек. Быел исә, Аллага шөкер, моның белән проблемалар килеп чыкмаячак. Бездә барысы да әзер булачак», - диде мәчет абыстае Миңнегөл Хәбриева.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдергән иде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләр махсус операция зонасында шулай ук аена 210 мең сум ала.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Миләүшә Хаҗиева катнашында әзерләнде.
Фотоларны Ризилә Корбанова тәкъдим итте.